tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура утырышында ХМАО-Югра төбәге татар оешмасы җитәкчеләре дә катнашты
Милли Шура утырышында ХМАО-Югра төбәге татар оешмасы җитәкчеләре дә катнашты

Милли Шура утырышында ХМАО-Югра төбәге татар оешмасы җитәкчеләре дә катнашты

Агымдагы елның 5 декабре татар дөньясы тарихында истәлекле көн булып сакланып калачак. «2021 нче ел – Татар милләте бердәмлеге елы» дип игълан ителде.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шураның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татарлар белән Zoom форматында бу шундый беренче киң күләмле, ә төгәлрәк әйткәндә, барлыгы 360 ка якын татар оешмалары җитәкчеләре катнашындагы зур очрашу булды.

Әлеге утырышта Урал Федераль округы, ХМАО-Югра төбәге иҗтимагый татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе, ХМАО-Югра Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының Хант-Манси бүлеге әгъзасы, Югра төбәгендә барлык татар эшләрен җайга салып, Казан белән ике арада тыгыз элемтәдә эш алып баручы Садыйков Риф Рәүф улы, Мегион шәһәре “Болгар” татар милли мәдәни үзәге җитәкчесе Зөһрә ханым Бикташева, “Ак калфак” татар хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Рида Хөснетдинова, Нягань шәhәренең “Ватан” татар мәдәни – агарту җәмгыяте оешмасының идарә рәисе Рина Әхмәт кызы Исхакова, Когалым шәһәре “Нур” иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасы идарә җитәкчесе Мусин Илнур Мансафов улы, Томск өлкәсе Стрежевой шәһәре “Чишмәкәй” этнография мәктәбе җитәкчесе Яхшиева Илзирә Идеал кызы, Советский шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Гатауллина Гүзәлия һәм тагын 10 шәһәрдән татар оешмасы җитәкчеләре катнашты.

Утырыш ахырыннан соң төбәк җитәкчеләренең фикер алышуы дәвам итте. ХМАО-Югра төбәге татар оешмасы җитәкчеләре Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка зур рәхмәтен белдерделәр, Милли Шура әгъзалары Башкарма комитетның яңа җитәкчесе Данис Шакировка зур уңышлар теләделәр. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән Милли Шура утырышында катнашырга мөмкинлек тудырган, хөрмәтле Таһир хәзрәт Саматовка зур рәхмәтләрен әйттеләр. Киләчәктә дә тулы бер команда хисабында калып, Югра төбәгендә яшәүче халкыбызга бердәмлектә, үзара киңәшләшеп хезмәт итәргә сүз бирделәр. Әлеге киңәйтелгән утырыш җитәкчеләребез күңеленә тагы да рухи көч өстәде. Бер-беребезгә терәк булыйк, дуслар! Шулай булса гына үткәнебез дәвамлы, киләчәгебез өметле булыр!

Гөлчәчәк Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*