tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан радиосы “Мин әтине өйрәтәм” дип исемләнгән радиосериал әзерли
Татарстан радиосы “Мин әтине өйрәтәм” дип исемләнгән радиосериал әзерли

Татарстан радиосы “Мин әтине өйрәтәм” дип исемләнгән радиосериал әзерли

Татарстан радиосы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән “Мин әтине өйрәтәм” дип исемләнгән радиосериал әзерли. Кыска метражлы әлеге радиоспектакльләрдә туган телебезне бозып сөйләшү көлке бер хәл итеп күрсәтелә һәм сөйләмебездәге хата-кимчелекләрдән арыну юллары бәян ителә

Проектның идеясе-«Татарстан» ДТРК радиосының әдәби-драма программалары шеф-редакторы Нәсим Акмал.

Проектның максаты – спектакль геройлары мисалында туган телне саклауның мөһимлеген күрсәтү. Оештыручылар инде бөтен Татарстаннан уңай фикерләр алалар.

Радиода «Мин сине өйрәтәм» спектакле 24 сериядән торачак. Аларны «Татарстан» ДТРК сайтында, «Татарстан Авазы» радиостанциясе кушымтасы аша һәм күрсәтелгән сылтама буенча тыңларга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/sBK1kPll3CXDAQ?w=1 к

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*