tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстан» радиосында Вакыйф Нуриевның «Мәһдиев һәм…» әсәре буенча радиоспектакль була
«Татарстан» радиосында Вакыйф Нуриевның «Мәһдиев һәм…» әсәре буенча радиоспектакль була

«Татарстан» радиосында Вакыйф Нуриевның «Мәһдиев һәм…» әсәре буенча радиоспектакль була

10 декабрьдә 15:10 сәгатьтә «Татарстан» радиосында радиотыңлаучылар игътибарына язучы Вакыйф Нуриевның «Мәһдиев һәм…» исемле әсәренә нигезләнгән радиотамаша тәкъдим ителә.

«Повестьның авторы Вакыйф Нуриев үзе дә спектакльгә бер персонаж булып килеп керә. Сүз бит аның әнисе Нәкыя Абдуллинаның Мөхәммәт Мәһдиев белән бергәләп училищеда укып йөргән вакытлары турында. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, повестьның төп өлешен Вакыйф Нуриев әнисенең истәлекләренә нигезләнеп язган. Арча районы Сикертән авылында туып үскән Нәкыя Сеҗе авылының Вәкил исемле егетенә кияүгә чыга һәм биредә 45 ел балалар укыта. Ләкин сабакташ дусты Мөхәммәт Мәһдиев белән элемтәләре беркайчан да өзелми», – диде «Татар-информ»га «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал.

Аның әйтүенчә, радиоспектакль шактый ук үзенчәлекле, чөнки аның персонажлары таныш, реаль кешеләр.

«Алар әсәргә үз исемнәре белән кергән. Тамашаның баш каһарманы – халкыбызның сөекле улы, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, галим һәм педагог Мөхәммәт Мәһдиев. Биредә булачак язучының Бөек Ватан сугышы елларында Арча педагогия училищесында укып йөргән вакыты чагылыш таба. Ул безнең күз алдына саф-ихлас күңелле, кешеләргә карата ярдәмчел, белемгә омтылучан, оптимист рухлы чын егет булып килеп баса. Менә нинди сыйфатлары аны олпат әдип итеп формалаштырган икән, дип уйлап куясың», – диде ул.

  • Булачак әдипнең яшьлек елларында башыннан кичкән кызыклы, мавыктыргыч, ә кайчак куркыныч хәлләр-вакыйгалар турындагы радиоспектакльдә төп рольләрне танылган артистлар – Артем Пискунов (Мөхәммәт Мәһдиев), Резедә Сәләхова (Нәкыя Абдуллина), Гөлчәчәк Хафизова (Зөлхия Миңнекәева), Ирек Хафизов (Вакыйф Нуриев) башкара. Радиотамаша Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән. Спектакль 18 яшьтән өлкәнрәк тыңлаучылар өчен.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*