tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Милли музеенда «Идел буе Болгары. Бөек мирас» күргәзмәсе тәкъдим ителде
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Идел буе Болгары. Бөек мирас» күргәзмәсе тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Идел буе Болгары. Бөек мирас» күргәзмәсе тәкъдим ителде

Кичә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Идел буе Болгары. Бөек мирас» күргәзмәсе ачылды.

Бу – Дәүләт тарих музее, Дәүләт Эрмитажы һәм Татарстанның төп музее катнашында Россия этнография музее проекты.

300ләп экспонат урта гасыр Идел Буе Болгарының мәдәни традицияләре Идел буе һәм Урал буе халыклары этнографиясендә, хәзерге заман рәссамнарының иҗатында яшәвен күрсәтә.

«Без археологик үткәннән этнографиягә юл салдык һәм Болгар цивилизациясе орнаментлары һәм технологияләренең заманча осталар иҗатында яшәвен күрсәтәбез, – дип сөйләде РЭМның Идел буе һәм Урал буе халыклары этнографиясе бүлеге мөдире Елена Колчина.

Күргәзмә 2022 елның 4 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*