tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан укытучылары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте» бәйгесендә җиңде
Татарстан укытучылары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте» бәйгесендә җиңде

Татарстан укытучылары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте» бәйгесендә җиңде

Татарстан педагоглары «Россия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклап калу һәм үстерү» иң яхшы тәҗрибәләр бәйгесендә җиңде. Конкурс 21 октябрьдән 22 ноябрьгә кадәр үткәрелде.

Конкурста Россия Федерациясенең 51 субъектыннан вәкилләр катнашты. 110 катнашучы җиңүче дип табылды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Төбәк дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә җиңү яулады.

«Муниципаль дәрәҗәдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Чаллы укытучысы Айгөл Гыйззәтуллина, Чистайдан Гөлия Җәләлетдинова һәм Лилия Мәсгутова җиңде.

«Җәмәгатьчелек белән бергәләп эшләүдә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Яшел Үзәннән Эльвира Камалиева, «Аерымы белем бирү оешмасының иң яхшы эшендә иң яхшы тәҗрибә» номинациясендә Казаннан Әлфия Галиева һәм Гөлназ Галиева җиңү яулады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*