tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмара районында Әһлиуллиннар гаиләсе “Каз өмәсе” уздырды
Кукмара районында Әһлиуллиннар гаиләсе “Каз өмәсе” уздырды

Кукмара районында Әһлиуллиннар гаиләсе “Каз өмәсе” уздырды

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Байлангар авылында шул гореф-гадәтләр бүген дә саклана. 25 ноябрь көнне мәдәният йортының “Ак калфак” оешмасына йөрүче ханымнар, үзләренең яшь чакларында өмәләрдә катнашуларын искә төшереп: “Бүген бездә, дуслар, каз өмәсе, сагынырсыз, карап калыгыз…” – дип, җырлар җырлый-җырлый, барлык шартларын туры китереп, Әһлиуллиннар йортында “Каз өмәсе” уздырды.

Авылның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Гөлсәвия Нуриева алга таба да авылларда маллар асрап, казлар үстереп, өмәгә күршеләр, дуслар, туганнар җыелып, матур итеп яшәргә, киләсе елга да каз өмәләрен дәвам итәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде.

Өмә эшләре тәмамлангач, бәлеш ашадылар, каз маенда пешкән коймак белән чәй эчтеләр.

Минзәлия Әһлиуллина,
kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*