tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Анна Ахматова музеена Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк итте
Татарстан журналистлары Анна Ахматова музеена Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк итте

Татарстан журналистлары Анна Ахматова музеена Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк итте

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков һәм бер төркем татар журналистлары Санкт-Петербургта шагыйрә Анна Ахматова исемендәге музей хезмәткәрләренә Габдулла Тукай энциклопедиясен бүләк итте.

«Анна Ахматова Габдулла Тукайның 11 шигырен рус теленә тәрҗемә иткән булган. Шуңа күрә энциклопедиядә Анна Ахматовага багышланган мәкалә бар», – диде китапны бүләк итеп Шамил Садыйков. Энциклопедияне музейның китапханәсенә тапшырачакларын әйттеләр.

  • Анна Ахматова тәрҗемә иткән шигырьләр: «Голүмең бакчасында» («В саду знаний»), «И каләм!» («О, перо!»), «Көз» («Осень»), «Пар ат» («Пара лошадей»), «Туган җиремә» («Родной земле»), «Өмид» («Надежда»), «Тәрәддөд вә шөбһә» («Колебания и сомнения»), «Өзелгән өмид» («Разбитая надежда»), «Мәктәптә» («В школе»), «Кышка бер сүз» («Слово к зиме»), «Җәй көнендә» («Летом»).
  • Энциклопедияне Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган булган.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*