tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары пресс-турга Сергач шәһәренә килде
Татарстан журналистлары пресс-турга Сергач шәһәренә килде

Татарстан журналистлары пресс-турга Сергач шәһәренә килде

Бүген Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәренә килде. Делегатларны иҗтимагый совет рәисе Харис Хакимов озата барды.

Журналистларны Сергач муниципаль округының җирле үзидарә җитәкчесе Олег Радаев каршы алды һәм сәламләде. Ул татарларның хезмәт сөючәнлеген билгеләп үтте. Делегатларны Олег Анатольевич Сергач шәһәренең газета һәм радио эшчәнлекләре белән дә таныштырды.

Татарстан журналистлары делегациясен Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкли. Ул Сергач районы җитәкчелегенә җылы каршы алганнары өчен, пресс-турны оештырырга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм Олег Радаевка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*