tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда «100 еллык ифтары» – VIII Республикакүләм ифтары бара
Татарстанда «100 еллык ифтары» – VIII Республикакүләм ифтары бара

Татарстанда «100 еллык ифтары» – VIII Республикакүләм ифтары бара

Изге Рамазан аеның 1-нче көнендә VIII Республикакүләм ифтар старт алды!

Дөньяда, илдә һәм республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне, пандемияне һәм шулай ук Татарстанда игълан ителгән ТАССРның йөзьеллыгын исәпкә алып, проект форматын үзгәртү карары кабул ителде. Ифтарны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы оештыра.

Республика ифтарының яңа концепциясен ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатты:

– ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар «100-еллык ифтары» исеме астында узачак. Кызганыч ки, үз-үзеңне читләштерү режимы үз төзәтмәләрен кертте. Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, быел ифтар ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылачак һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тотачак. Моннан тыш, “100 еллык ифтары” узган еллардагы кебек бер генә көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында узачак. Ифтар ризыгы көн саен  «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм 1000 мохтаҗ кешегә адреслар буенча өләшү өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, Татарстан районнары мөхтәсибләренә, Казан мәчетләре имамнарына тапшырылачак.

“Ак Барс Арена” стадионының генераль директоры Радик Миңнәхмәтов быелгы ифтарның масштаблары турында сөйләде:

– Быелгы ифтар – сан буенча сигезенчесе. Кайчандыр без аны 2500 кешедән башлаган идек. Ифтарга килүчеләр саны елдан-ел арта барды.  “100 еллык ифтары” бар республика буенча 30 000 кешене колачлаячак, узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны ике тапкырга артачак. Узган елны авыз ачуда берьюлы 15 000 кеше катнашкан иде. Димәк, Татарстандагы быелгы 30000 кешелек Республикакүләм авыз ачу мәҗлесе ифтарлар оештыру тарихында чираттагы рекордка ирешәчәк.

Ифтар җыелмаларының менюсы турында “Туган авылым” милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов сөйләде:

–Быел без мохтаҗ кешеләр категориясен колачлаячакбыз: инвалидлар, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, күп балалылар, ятимнәр. Менюга түбәндәге ашамлыклар керә: су, чәк-чәк, хөрмә җимеше, токмач, икенче аш, ике төрле камыр ризыклары. Икенче ашамлыклар һәм камыр ризыклары менюда гел үзгәреп торачак. Бер ифтар җыелмасы 300 сумга төшәчәк. Моннан тыш, быел без балаларны шатландырачакбыз: җыелмаларда уенчыклар булачак. Әйтергә кирәк, бу эштә безгә мөселманнар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә ярдәм итә. Барлык мәрхәметле кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Аннары журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Мәсәлән, ифтар җыелмалары өчен ризык әзерләү барышы зур кызыксыну уятты:

– Аның төп өлеше “Ак Барс Арена” стадионы мәйданчыгында әзерләнәчәк, – дип аңлатты Радик Абдрахманов. – Мондагы шартлар ризык әзерләү өчен барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килә. Икенче өлеше “Туган авылым” милли комплексында әзерләнәчәк. Без тикшерүләрне үттек һәм Санэпидемнадзор, Роспотребнадзор рөхсәтен алдык. Ифтар җыелмаларын әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда без коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да күрәчәкбез.

Шулай ук журналистлар бу эштә республика халкының катнашу мөмкинлеге белән дә кызыксынды. Бу хакта Камил хәзрәт аңлатма биреп узды:

– Бездә MuslimVol волонтерлык хәрәкәте формалашты, ул бөтен Татарстан буенча 1000-нән артык кешене берләштерә. Әгәр дә сез волонтер булырга ниятләсәгез, ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль бүлегенең Инстаграм социаль челтәрдәге @muslimmol аккаунтының профиль башында катнашу өчен заявка калдыра аласыз. Шулай ук кардәшләребезгә дә мөрәҗәгать итәсебез килә. Сезнең һәрберегезнең әлеге социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруда үз өлешегезне кертү мөмкинлеге бар. Теләгегез булса, сез ифтар-бокс өчен акча күчерә аласыз. Моның өчен акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәрергә мөмкин. Мисал өчен, ИФТАР 300.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*