tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда туып-үскән Булат Хәйретдинов Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Татарстанда туып-үскән Булат Хәйретдинов Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.

Татарстанда туып-үскән Булат Хәйретдинов Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.

Булат Хәйретдинов 1989 елның 19 мартында Чаллыда туган. 2011 елда Россия гадел хөкем академиясен тәмамлаган. Шул ук елдан Татарстан Икътисад министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты булып эшли. 2013 елдан шул ук министрлыкта юридик бүлек башлыгы була.

2018 елда үзенең элеккеге җитәкчесе – Татарстан Икътисад министрлыгының элеккеге башлыгы булган Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Артем Здуновның киңәшчесе булды. 2020 елның декабрендә Мордовия башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары буларак эшкә кереште. Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча Артем Здунов башкара.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*