tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый истәлегенә стела эскизын ясаганнар
Татарстанда XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый истәлегенә стела эскизын ясаганнар

Татарстанда XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый истәлегенә стела эскизын ясаганнар

Татарстанның Питрәч районында XVII гасырда Мәүлә Колый тәхәллүсе белән иҗат иткән татар һәм башкорт суфи шагыйре хөрмәтенә стела төзелеше быел башланачак.

Чыты авылына керү юлында булачак стела урынында киләчәк буыннарга юллама белән капсула 1 апрельдә салыначак, ә төзелеш эшләре җәйгә планлаштырылган.

«Киләчәк буыннарга юллама рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә язылачак», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына район хакимиятеннән.

Стеланың биеклеге 6 метр булыр дип көтелә, аның янындагы территория төзекләндереләчәк, агачлар утыртылачак. Район башлыгы Илһам Кашапов капсула салу өчен урын әзерләргә кушты.

Моннан тыш, Чыты авылы мәчете дә Мәүлә Колый исеме белән аталачак.

1 апрельдә Питрәчтә Мәүлә Колыйга багышланган Бөтенроссия конференциясе уза. Анда галимнәр һәм белгечләр — тарихчылар, фәлсәфәчеләр, археологлар, этнографлар, дин, мәдәният белгечләре һәм башкалар катнаша.

Эльза Кузнецова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*