tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда “Ютазының җиде капкасы” туристик маршруты барлыкка киләчәк
Татарстанда “Ютазының җиде капкасы” туристик маршруты барлыкка киләчәк

Татарстанда “Ютазының җиде капкасы” туристик маршруты барлыкка киләчәк

2020 елның 6-7 февралендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Бөтендөнья татар конгрессы Ютазы бүлекчәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Ютазы  муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Ютазы районы Мәгариф бүлеге башлыгы Гүзәл Гыйләҗева, Мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Хөсәенова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Хөснетдинова катнашты.

6 февраль көнне Иске Уруссу авылы мәдәният йортында татар мәдәнияты һәм гореф-гадәтләренә багышланган концерт чарасы уздырылды. Чара кысаларында махсус күргәзмә оештырылды, Ютазы районы мәдәният йортларының эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

7 февраль көнне Ютазы районы мәгариф оешмалары эшчәнлеге тикшерелде, милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек өйрәнелде.

7 февраль көнне киңәйтелгән утырыш дәвамында, Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы бүлекчәсе эшчәнлеге турында отчет бирелде, киләчктә план нигезендә, эшне дәвам итүдә перспектив юнәлешләр билгеләнде һәм «Ютазы районының җиде капкасы» исемле туристик маршрут проекты тәкъдим ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан милли мәктәпләр һәм балалар бакчаларының санын саклау һәм ата-аналар белән туган тел фәне кысаларында татар телен сайлау өстендә җитди эш алып бару турында тәкъдимнәр җиткерелде. Мәдәният юнәлешендә алга таба да гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән чараларны үткәрү, яшь буын вәкилләренең әлеге чараларда актив катнашырга тиешлеге азсызыкланды һәм җирле кадрлар белән оештырылган уңай эш тәҗрибәсен дәвам итү кирәклеге турында әйтелде.

Ютазы  муниципаль районы башлыгы Аяз Шәфигуллин Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне хуплады һәм Ютазы  районы Аппарат җитәкчелегенә бу юнәлештәге эшчәнлекнең активлашуын таләп итте. Аяз Шәфигуллин Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән «Ютазы районының җиде капкасы» исемле туристик маршрут проектын хуплады һәм якын арада гамәлгә кую кирәклеге турында карар кылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*