tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга беренче хаҗилар кайта
Татарстанга беренче хаҗилар кайта

Татарстанга беренче хаҗилар кайта

Җомга, 31 август көнне, Мәскәү вакыты белән 14.10 сәгатьтә “Казан” аэропортына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта. Алар арасында – Татарстанның төрле районнарыннан җыелган хаҗилар. Юлчылар “ЮТэйр” авиакомпаниясе белән 230 мең сумнан башланган “Стандарт” программасы буенча сәяхәт иттеләр һәм аларның сәфәр озынлыгы 18 көннән торды. “Стандарт” программасын сайлаучылар Согуд Гарәбстанына Казан-Җиддә туп-туры рейсы белән очты. Моңардан тыш, “ДУМ РТ Хаҗ” программасы быел хаҗ кылырга теләүчеләргә бәясе 125 мең сумнан башланган “Эконом” һәм 185 мең торган “Эконом-авиа” программаларын тәкъдим итте.

Беренчеләрдән булып ватаннарына кайтучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак. Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтие быел Согуд Гарәбстаны короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның кунагы Программасы кысаларында хаҗ кылды.

Хаҗилар белән бергә республикабыздан 20 табиб барды. Алар арасында кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекция белгечләре бар иде. Сәфәргә баручыларга менингит һәм дифтериядән прививкалар ясау оештырылды.

«Стандарт» программасы буенча хаҗ кылучыларга татар милли ризыклары белән туклану мөмкинлеге тудырылды. ДУМ РТ Хаҗ” туроператоры һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстә чемодан һәм сумка тапшырды. Әлеге төс халык арасында татарстанлыларга югалмаска ярдәм итте. Хаҗиларны юлда һәм хаҗ гамәлләрен үтәгәндә тәҗрибәле, гарәп, татар һәм рус телләрендә камил аралашучы җитәкчеләр озатып йөрде. Төркемнәрдә якынча 40-49 кеше тупланды. “ДУМ РТ Хаҗ” мөселманнарны мөһим гыйбадәткә әзерлек эшләрен күптән башлаган иде. Республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗ дәресләре оештырылды. Әлеге лекцияләрдә имамнар һәм дин белгечләре хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ үтәүнең үзенчәлекләрен аңлаттылар. Әлеге мәзһәб буенча эшләүче Татарстан операторы Россиядә бердәнбер санала.

Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме 10 сентябрьдә кайта.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*