tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга ТАССР 100 еллыгы белән котлау телеграммалары килә
Татарстанга ТАССР 100 еллыгы белән котлау телеграммалары килә

Татарстанга ТАССР 100 еллыгы белән котлау телеграммалары килә

Татарстан Президенты исеменә ТАССР 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килүе дәвам итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин телеграмма юллаган, ул тарихи көн белән котлап, татарстанлыларга республика һәм бөтен Россиянең чәчәк атуын, алга таба уңышлар һәм иминлек теләгән.

“Хөрмәтле дуслар! Сезне истәлекле дата – Татарстан Республикасы барлыкка килүгә 100 ел тулу белән котлыйм. Татарстан 100 елын төрлек өлкәләрдәге олы казанышлар белән каршы ала. Бүген республика – иң эре сәнәгать төбәге, анда мәгълүмат технологияләре, фәнсыйдырышлы производстовлар, югары технологияле медицина актив үстерелә, автомобильләр төзелеше өлкәсендә, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларында эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла. Мәгариф, мәдәният һәм спорт үсешендә, гасырлардан килгән традицияләрне, халыклар һәм төрле дин кешеләре дуслыгын саклауда күп эш башкарыла – Татарстанда анда яшәүчеләргә генә түгел, ә кунакларга да эшләргә, укырга һәм ял итәргә уңайлы булу өчен барысы да эшләнә”, – диелгән телеграммада.

Казахстан Республикасы Премьер-министры Аскар Мамин котлау телеграммасында билгеләгәнчә, “Бүгенге Татарстан – Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше буенча алдынгы төбәкләрнең берсе. Ышанам, Татарстан казанышлары – республиканың хезмәт яратучан һәм сәләтле халкы һәм аның җитәкчеләре тырышлыгы ул”.

Ростов өлкәсе Губернаторы Юрий Голубев, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка юлланган телеграммасында Татарстанның илебезнең икътисадый һәм социаль тормышындагы әһәмиятле ролен билгеләгән. “Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм гаиләләрдә байлык, кече ватаныгыз һәм бөтен Россия иминлегенә яңа уңышлар телим”, – диелгән телеграммада.

Алтай крае Губернаторы Виктор Томенко билгелгеләгәнчә, “Күп еллар дәвамында Алтай крае һәм Татарстан Республикасын дустанә һәм партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, төбәкләр социаль һәм икътисадый тормышның төрле өлкәләрендә хезмәттәшлек итәләр. Безнең уртак тырышлыгыбыз төбәкара элемтәләрне ныгытуга һәм алга таба багланышларны үстерүгә хезмәт итәр, дип өметләнәм”.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*