tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Татарстан төзелүнең 100 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Мөфти Татарстан төзелүнең 100 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Мөфти Татарстан төзелүнең 100 еллыгын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы эшендә катнашты. Тантаналы җыелыш Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Хөкүмәте әгъзалары катнашында узды.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлек барышы турындагы мәсьәләләр каралды. Шул исәптән, киңәшмәдә катнашучылар юбилей тантанасына әзерлекнең төп чаралары планының үтәлеше нәтиҗәләре белән танышты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*