tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанлыларны татар теле буенча бушлай курсларга чакыралар
Татарстанлыларны татар теле буенча бушлай курсларга чакыралар

Татарстанлыларны татар теле буенча бушлай курсларга чакыралар

Татарстанлыларны «Ана теле» онлайн-мәктәбендә укырга чакыралар.

Казан мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, укулар фонетика, лексика һәм грамматика буенча дәресләр, фильмнар һәм аудиороликлар нигезендә үткәрелә. Проект 72 бүлектән тора.

Түләүсез онлайн-мәктәп 2013 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылды. Бу вакыт эчендә 142 илдән 150 меңнән артык укучы белем алды.

Проектка теләгән һәркем кушыла ала, сайтта алдан теркәлү узарга кирәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*