tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицк шәһәрендә танылган сынчы Назир Гайфуллин күргәзмәсе ачылды
Троицк шәһәрендә танылган сынчы Назир Гайфуллин күргәзмәсе ачылды

Троицк шәһәрендә танылган сынчы Назир Гайфуллин күргәзмәсе ачылды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсенә сәфәре вакытында Магнитогорски сынчысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Назир Гайфуллинның иҗат күргәзмәсен карады. Ул Троицк шәһәрендәге “Туган якны өйрәнү” музеенда оештырылган һәм бүген ачылу тантанасы да узды.

Милли Шура рәисе сынчы Назир Гайфуллинга татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен, Бөтендөнья татар конгрессы медален дә тапшырды. Сынлы сәнгать белән кызыксынучылар Назир Гайфуллинның күпкырлы эшчәнлеген югары бәяли. Ул агач, таш, гипс белән эш итә, шулай ук картиналар да яза. Рәссам буларак, аның үз кабатланмас стиле бар.

Милләттәшебезнең күп кенә эшләре татар халкының тарихына, әдәбиятенә, фольклорына багышланган. Күргәзмәдә Назир Гайфуллин иҗат иткән 16 сын һәм 30 лап графика, картина тәкъдим ителә. Алар арасында портретлар, натюрморт һәм табигать күренешләре урын алган.

Күргәзмә ачылышыннан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Туган якны өйрәнү” музее белән дә танышты. Анда татарлар тарихына да зур урын бирелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*