tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстаннан Раил Нургалиев XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры булды
Татарстаннан Раил Нургалиев XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры булды

Татарстаннан Раил Нургалиев XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры булды

Татарстан көрәшчесе Раил Нургалиев 26 һәм 27 майда уза торган XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда абсолют батыр булды. Финалда ул Муса Галләмов белән бил алышты.

Ул Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнехановның бүләгенә автомобильгә лаек булды. Бүләкне, автомобиль ачкычын һәм тәкәне, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Раиль Нургалиев әйтүенчә, бу машина аның көрәш юлында откан 38нчесе.

Раил Нургалиев билбау көрәше буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры, Татарстан, Россия һәм Европаның күп тапкырлар чемпионы. 2014 елда планетада иң көчле көрәшче исеменә лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*