tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның беренче Президенты: ТАССРның 100 еллыгын горурланып каршылыйбыз
Татарстанның беренче Президенты: ТАССРның 100 еллыгын горурланып каршылыйбыз

Татарстанның беренче Президенты: ТАССРның 100 еллыгын горурланып каршылыйбыз

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев республика халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. «Татарстан тарихында без бу вакыйганы горурланып, үз-үзебезгә хөрмәт хисләре белән бәйрәм итәбез», — диде ТР Дәүләт Киңәшчесе бүген Татарстанда 2020 елда ТАССРның100 еллыгы елын ачу тантанасында.

«Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләре белән әйткәндә: «Без — тарихта эзле халык», — диде Минтимер Шәймиев. Мәгълүм булганча, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу истәлекле медаленең иң беренчесе әлеге тантанада аңа тапшырылды.

«Казан Экспо» Күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында оештырылган бәйрәм программасы татар дәүләтчелегенең борынгы тарихын чагылдырган театральләштерелгән күренеш белән башланды. Тамаша залында республика җитәкчелеге, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, татар дөньясының күренекле шәхесләре утырды.

Концертта ТР Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры катнашты. Филүс Каһиров, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова һәм башка артистлар чыгыш ясады.

Шулай ук Алсу Сафина, Зөлфия Камалова кебек Россия һәм дөньякүләм танылган татар җырчылары да чакырылган иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*