tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово өммәте Татарстан Нәзарәтенең Нигезләмәсен үзендә файдаланырга ниятли
Кемерово өммәте Татарстан Нәзарәтенең Нигезләмәсен үзендә файдаланырга ниятли

Кемерово өммәте Татарстан Нәзарәтенең Нигезләмәсен үзендә файдаланырга ниятли

18 декабрьдә нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән күреште.

Татарстан мөселманнары башлыгы мөхтәрәм кунакка кичә генә табадан төшкән яңа китапны – Мөхәммәд Сәгыйд Рамадан Әл-Бутыйның “Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең тормыш юлын аңлау. Тугры хәлифәләр тарихының кыскача бәяны белән” дип исемләнгән басманы бүләк итте. Әлеге хезмәттә Аллаһ Илчесенең тормыш юлы, аның әдәбе, бөек гамәлләре һәм халыкка Ислам динен ирештергәндә күргән авырлыклары турында бик бай мәгълүмат бирелә, ул Болгар ислам академиясе белән берлектә әзерләнеп, “Хозур” нәшриятында дөнья күрде.

Алга таба очрашуда сүз нәзарәтләр арасында хезмәттәшлек алып бару юллары, Татарстанның дини уку йортлары белән элемтәләр булдыру, Коръән мәгънәләренең тәрҗемәләрен әзерләү буенча тәҗрибәне өйрәнү хакында барды.

Мөфти Таһир хәзрәт Бикчәнтәев Кемерево өлкәсе мөфтияте тарафыннан алып барылган эшләр турында сөйләде һәм Камил хәзрәткә үзенең гозерләрен җиткерде:

“2019 ел башында Татарстанда “Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә” кабул ителде. Гакыйдә, фикъһе, никах, мәет озату тәртипләре һ.б. буенча шәригать мәсьәләләрен аңлатып бирүче документка без аеруча зур мохтаҗлык кичерәбез. Анда бик кирәкле әйберләр язылган. Татарстан мөфтияте әзерләгән документ нигезендә без дә бердәм стандартлар булдырырга ниятлибез”.

Таһир хәзрәт файдалы һәм кирәкле киңәшләр биргәне өчен Татарстан мөфтиятенә һәм Камил хәзрәткә рәхмәтләрен белдерде:

“Кәлам Шәрифнең мәгънәви тәрҗемәләрен әзерләү буенча сезнең тарафтан бик зур эш башкарылды. Хәзерге галимнәр тарафыннан мондый хезмәтнең басылып чыгуы барыбыз өчен дә әһәмиятле. Әлеге басманы үзебездә булдыру өчен “Хозур” нәшриятына заказ бирергә ниятлибез. Кызыксыну безнең тарафтан бик зур, Кемерево мөселманнары Кәлам Шәрифнең мәгънәви тәрҗемәләрен зарыгып көтә. Өстәмә тираж типографиядә басылып чыккач, аны үзебезгә алып кайтып таратачакбыз”.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Кемеров өлкәсеннән якынча 25 кеше Казанда, “Мөхәммәдия” һәм РИИ кебек югары дини уку йортларында белем ала. Шунысы куанычлы, Кемерово өлкәсе имамнарының күбесе РИИның чыгарылыш шәкертләре булып тора.

Очрашуда Таһир хәзрәт Бикчәнтәев Себердә татар авылында дөньяга килүе һәм, читтә яшәвенә карамастан, туган телне саклау юллары турында сөйләде. Мәчетләрдә татар телен укыту буенча шулай ук Татарстан мөфтияте тәҗрибәсе белән кызыксынуын җиткерде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*