tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына җыелучылар татар милли ашлары белән танышачак
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына җыелучылар татар милли ашлары белән танышачак

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына җыелучылар татар милли ашлары белән танышачак

Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре”  форумы 17-19 нче декабрь көннәрендә узачак. Анда Россия төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә. Форумның пленар утырышы 18 нче декабрьгә билгеләнгән. Бу көнне “Корстон” комплексы үзәгендә татар халкының милли ризыкларын тәкъдим итүче күргәзмә дә эшләячәк.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров милли ризыклар әзерләүче рестораннар челтәрләре хуҗалары белән күргәзмәне оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышты. Алар алдында мастер-класслар уздыру бурычы да куела. Делегатлар гөбәдия, талкыш кәләвә, өчпочмак һәм башка күп кенә ризыкларның ничек әзерләнүен өйрәнә алачак, шунда ук алардан авыз итеп карау мөмкинлеге дә тудырыла. Сату итү эше дә оештырылачак.

Хәзер милли ризыклар күргәзмәсенең концепциясе төзелә. Бу хакта фикер алышу өчен оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессында  кабат җыелачак. Исегезгә төшерәбез, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы Казанда 2004 нче елдан бирле уздырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*