tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Муллашевтан рәхмәт хаты
Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Муллашевтан рәхмәт хаты

Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Муллашевтан рәхмәт хаты

Хөрмәтле дусларым, туганнарым!
Мин Казаннан Нур-Султанга зур куаныч хисләре белән кайттым. Бу – барыбыз өчен дә бик әhәмиятле, тарихта кала торган вакыйга. Сөюмбикә-ханбикәбез һәйкәленең урыны вә биеклеге дә билгеләнеп, әлеге мәсьәләнең хәл ителүе мине бик канатландырды. Мине генә түгел, бу идеянең иң башыннан бер теләктә булган Тәүфыйк Кәримов һәм Казахстан татарлары да куанды. Әлбәттә, бу Бөтендөнья татар конгрессының ярдәме һәм җитәкчелек нәтиҗәсе дип аңлыйм.

Казанда Татарстаныбызның 100 еллыгына багышланган тантананы шаккатырлык мәртәбәле һәм югары дәрәҗәдә үткәрә алдык. Шунда минем иҗатыма зур бәя биреп, Татарстанның югары дәрәҗәле ордены белән бүләкләдегез. Мин моңа, әлбәттә, горурланам. Шул сәбәптән, мин сезгә үземнәң чиксез рәхмәтемне белдерәм һәм сезнең миңа булган ышанычыгызга лаеклы булырга тырышырмын.

Хөрмәт белән Камил Муллашев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*