tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Зәй районы бүген “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итә
Татарстанның Зәй районы бүген “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итә

Татарстанның Зәй районы бүген “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итә

Татарстанның Зәй районы бүген “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итә. Республикабызның төрле районнарыннан һәм якын-тирә төбәкләрдән җыелган 50гә якын ханымнар көн дәвамында биредә сакланып калган халкыбыз йолалары, гореф-гадәтләре белән танышачак. Бу юлы “Ак калфак”лыларның күчмә утырышы “Суккан палас өсттендә йомры калач” исеме белән уза.

Зәй районы чигендә кунакларнны җырлап-биеп, җылы сүзләр әйтеп, ипи-тоз, чәк-чәктән авыз иттереп, хөрмәтләп каршы алдылар. Зәй районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Сәрия Батршина кадерле кунакларны талантлы, тырыш, уңган-булган халкы белән дан тоткан Зәй җирендә кабул итүләренә шат булуын әйтте.

-Көн берникадәр суык булуга карамастан, эшебезне программа нигезендә башкарып чыгарбыз дип ниятлибез. Тырыш халкыбызның эш үрнәкләре белән, элеккедән сакланып калган йолаларыбыз белән таныштырырга тырышырбыз. Ниндидер кимчелекләр булса, гаеп итмәссез инде, – дип күчмә утырышның уңышлы үтүен теләде Сәрия Батршина.

Күчмә утырышка әзерлек биредә инде берничә ай элек башланган иде. Чарага исем сайлау, районның үзенчәлекләрен тулы күләмдә чагылдыручы программа төзү, күчмә утырышны эчтәлекле һәм башкалар өчен дә файдалы итү өчен зур көчләр куелган.

Бүген “Ак калфак” вәкилләрен шактый тыгыз эш программасы көтә. Гүзәл ханымнар Зәй районынның балалар бакчаларында, мәктәпләрендә булачак, уңган-булган район халкының кул эшләнмәләре күргәзмәләре белән танышачак, татар халкы гореф-гадәтләәрен, традицияләрен чагылдырган күренешләрне караячак, районның истәлекле урыннарына экскурсия кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*