tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанстат җанисәпне өйдә узу өчен кирәкле алты кагыйдәне атады
Татарстанстат җанисәпне өйдә узу өчен кирәкле алты кагыйдәне атады

Татарстанстат җанисәпне өйдә узу өчен кирәкле алты кагыйдәне атады

Билгеле булганча, быелгы җанисәпне өйдән чыкмыйча гына да узып була. Моның өчен кул астында Интернетка тоташкан гаджет яки компьютер булу гына кирәк.

Порталда анкета тутыру өчен гади генә алты адымны үтәргә кирәк, ди Татарстанстат белгечләре:

  1. Дәүләт хезмәтләре порталының төп битендә “Халык санын алуда катнашу” дигән хезмәтне сайлагыз. Анда җнаисәп анкетасы ачылачак. Сезгә шундагы сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.
  2. Кирәк булса, бераз ял итеп алсагыз да була. Дәүләт хезмәтләре порталында язган җаваплар караламага сакланып бара. Сорауларга кайта-кайта җавап бирергә мөмкин.
  3. Сорауларга үзегез генә түгел, гаиләдәге якыннарыгыз исеменнән җавап бирсәгез дә була. Һәр кешегә аерым анкета тутырыла. Торакка аерым исәп кәгазе тутырыла.
  4. Барлык сорауларга да җавап биреп бетергәч, “тәмамлау” төймәсенә басыгыз.
  5. Электрон почтагызга яки кесә телефонына гаиләдәге һәркем һәм йорт өчен аерым QR-код киләчәк.
  6. Аның йортыгызга килгән исәп алучыга күрсәтегез. Бу Росстат базасындагы кабатланулар булмасын өчен кирәк.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*