tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта “Акчарлак” татар фольклор ансамбле әгъзалары мастер-класслар үткәрде
Санкт-Петербургта “Акчарлак” татар фольклор ансамбле әгъзалары мастер-класслар үткәрде

Санкт-Петербургта “Акчарлак” татар фольклор ансамбле әгъзалары мастер-класслар үткәрде

Санкт-Петербург шәһәренең Красносельский районы үзәк китапханәсендә “Акчарлак” татар фольклор ансамбле “Традицияләр. Халык мәдәнияте фестивале. Татарстан Республикасы көне” уздырды. Тематик мастер-классларны “Акчарлак” коллективы әгъзалары үткәрде. Татар токмачын ясау буенча Вәгыйзова Индира Миргазиян кызы үткәрде. Токмачны кисү, камыр җәю һәм токмачның үзенә кисү процессы ачык эшләнгән. Кунаклар аны әзерләүдә катнаштылар.

Бәйләү буенча икенче мастер-классны Гобәйдуллина Фәһилә Шәрип кызы, Галимова Галия Туктамыш кызы һәм Шәрипова Роза Фидаевна үткәрделәр. Эшләнмәләр экспозициягә керде. Кунаклар бәйләргә өйрәнергә теләделәр həм бүләккә үзләре белəгəн чәчәкләр алып киттеләр.

Татар биюе буенча өченче мастер-классны Җиһангирова Светлана Насыйр кызы һәм баянчы Рәхимов Фаяз Галиулла улы үткәрделәр. Катнашучыларга татар биюе элементларын күрсәттеләр, ә аннан соң барлык элементлар да миниатюр тату бию-экспромтка җыелды.

Мастер-класслар тәмамлангач, Бәдретдинова Лилия Әсхәт кызы Татарстан турында әңгәмә үткәрде. Туй традициясе турында, видео материаллар белән бергә, Вәлиева Фәүзия Руслан кызы сөйләде.

Чара концерт белән тәмамланды. “Акчарлак” татар фольклор ансамбле татар һәм рус җырларын башкарды. Җиһангирова Светлана Насыйр кызы татар биюен күрсәтте, Моратова Наилә Наим кызы “Эзлəдем бəгрем сине” җырын башкарды.

Татарстан Республикасы көненә багышланган чара яхшы кәеф белән узды. Оештыручылар  Красносельский районы үзәк китапханәсенең II категорияле китапханәчесе Самсакова Светлана Эдуард кызына – хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Шилов Федор Михайловичка чакыру һәм хезмәттәшлек, рухи атмосфера тудырганнары өчен рәхмәт белдерә.  “Акчарлак” та катнашучыларның барысы да рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр һәм бүләк итеп китаплар алдылар.

“Акчарлак”ТФА сәнгать җитәкчесе
“Ак калфак-Нева”Советы әгъзасы
Җиһангирова Светлана

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*