tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда беренче тапкыр милли көрәш темасына спектакль тәкъдим иттеләр
Казанда беренче тапкыр милли көрәш темасына спектакль тәкъдим иттеләр

Казанда беренче тапкыр милли көрәш темасына спектакль тәкъдим иттеләр

Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә Минзәлә татар дәүләт драма театры Аманулланың (Әмир Камалиев) “Җәйге кырау” әсәре буенча куелган “Ташлап китмә…” спектаклен тәкъдим итте. Ул көрәшчеләргә багышланган.

Сюжет буенча, баш герой Зөфәр өч ел армиядә хезмәт итә, ә бу вакытта яраткан кызы Нәргизә аны көтә. Егетнең киләчәккә планнары зур: Сабантуй батыры булырга, үз гаиләсен корырга. Тиздән Зөфәр авыл батыры гына түгел, Россия чемпионы да була. Тик язмыш егет белән рәхимсез кылана, ул инвалид кала. Табар микән ул үз юлын, өмете өзелмәсме? Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә әлеге спектакль белән Минзәлә театрының дүрт көнлек гастрольләре башланды. Аны Казанның Дәрвишләр һәм Отары бистәләре мәдәният йортларында күрсәтәчәкләр, шулай ук Лаеш районы Атабай авыл халкы да күрә алачак.

Тамашачылар белән бергә премьераны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов, Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев та карады. Шулай ук спектакльдә Татарстанның танылган көрәшчеләре дә булды. Премьерадан соң Хәлил Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, көрәш – ул милли спорт төре һәм мондый проектлар, шул исәптән, аны популярлаштыру өчен дә хезмәт итә. “Бу эшкә Минзәлә театрының алынуы безгә көрәшне бөтен дөньяда уңыш һәм танылу көтә, дип ышаныч бирә. Биредә безнең атаклы көрәшчеләребез дә бар, алар бик күп мактау һәм җиңелүләр күрделәр, спектакльне карагач, алар зур ләззәт алдылар һәм тагын бер кат спорт атмосферасына чумдылар», – диде министр урынбасары.

Аны Салават Фәтхетдинов та хуплады, ул кайбер театрларның төрле һөнәр вәкилләре турында спектакльләр куюларын, ә менә милли көрәшкә беренче тапкыр Минзәлә артистлары алынуын әйтте. «Бу безнең уртак тарихыбыз һәм гореф-гадәтебез, мондый спектакльләр безгә барысын да саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга ярдәм итәчәк. Артистлар зур эш башкардылар, монда үз милләтеңә карата күңел һәм мәхәббәт сизелә, мондый форматта да көрәш карарга мөмкинлек барлыкка килүгә мин бик шат. Бу мәдәният өчен дә, спорт өчен дә искиткеч проект”, – дип билгеләп үтте Татарстанның халык артисты. Әйтергә кирәк, төп герой авызыннан яңгыраган «Ташлап китмә…» җыры Салават Фәтхетдинов башкаруында 1992 елда хитка әверелгән булган.

Илнур Гайниев сүзләренә караганда, көрәш – ул спорт төре генә түгел, ә үз кагыйдәләре, җиңүләре һәм җиңелүләре булган аерым дөнья. «Без көрәшчеләрнең эчке дөньясын күрсәтергә теләдек, анда келәмгә чыгу гына түгел, шатлык-куанычлар да, тормышка мөнәсәбәт тә, рухи кичерешләр дә бар. Бу бик зур эш булды, спектакль тамашачылар мәхәббәтен яулар һәм көрәш тарихының бер өлеше булыр дип өметләнәбез», – диде Минзәлә театры директоры.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Театр сабантуеның абсолют батыры булып Минзәлә татар дәүләт драма театры актеры Нәфис Гайфуллин калды, аңа автомобиль ачкычы тапшырылды. Киләсе елда чара Минзәләдә узачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*