tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татьяна Ларионова: Чаллыда «Адымнар» ачылышы Минтимер Шәймиев катнашында узачак
Татьяна Ларионова: Чаллыда «Адымнар» ачылышы Минтимер Шәймиев катнашында узачак

Татьяна Ларионова: Чаллыда «Адымнар» ачылышы Минтимер Шәймиев катнашында узачак

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Чаллыга сәфәре барышында тапшыруга әзерләнә торган «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбен карап чыкты, ата-аналар һәм белем бирү учреждениесенең булачак укучылары белән очрашты.

Ларионова Чаллыда «Адымнар»ны ачу тантанасы ТР Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында узачак, дип хәбәр итте. «Ул монда килергә һәм мәктәпне карарга хыяллана», — диде проект кураторы.

«Грань» төзелеш компаниясе генераль директоры Рамил Латыйпов Ларионовага мәктәпнең әзер бинасын күрсәтте, анда хәзерге вакытта җиһазлау, бизәкләү эшләре дәвам итә, дизайнер эшли.

Татьяна Ларионова өч төр такталы — гадәти, маркер һәм проектор өчен экран белән җиһазландырылган сыйныфларны карады. Аңа шулай ук 540 кешене сыйдыра ала торган актлар залын күрсәттеләр, бу исә шәһәрнең зур мәдәният йортларының берсе -«Энергетик» мәдәният йорты белән чагыштырырлык.

Спорт залында Ларионова тренажерларга, йөзү бассейнында — укучылар өчен физик әзерлек ягыннан ачыла торган мөмкинлекләргә игътибар итте. Кунакка күп функцияле спорт мәйданчыгын һәм ишегалдында йөгерү юлын күрсәттеләр.

Ларионова барлык кисәтүләрне һәм өстәмәләрне исәпкә алып үткәрелгән төзелеш сыйфатын югары бәяләде. «Без Чаллы проектында Казан һәм Алабуга мәктәпләрендә булган иң яхшы әйберләрне гамәлгә ашырырга тырыштык», – дип искәртте кунак.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, мәктәпне тапшырганнан соң, биредә төзелеш эшләре туктатылмаячак, дип белдерде. Уку корпусы янында Чаллының ерак районнарында яшәүче һәм чит шәһәрләрдән килгән укучылар өчен интернат барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, «Адымнар» белем бирү комплексына ел әйләнәсендә эшләячәк шәһәр читендәге лагерь да кертелә, ул КАМАЗның «Эзтабар» ял лагере базасында ачылачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*