tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таякның ике башы…
Таякның ике башы…

Таякның ике башы…

Лондонда яшәүче милләттәшебез Лилия Сербан – Англиядәге яшәү рәвеше һәм пандемия тудырган вазгыять турында.

– Күпләр чит ил тормышын әкияттәге кебек күзаллый. Әмма һәр нәрсәнең уңай гына түгел, тискәре ягы да бар…

Мин 15 ел инде Англиянең башкаласы Лон­донда яшим. Булачак тормыш иптәшем Богдан белән биредә таныштым. Казан дәүләт универ­ситетының татар журналистикасы бүлегендә укып йөргән вакыт иде ул. Төркемдәшем Альби­на белән махсус программа буенча эшкә – җиләк җыярга бардык. Бер уңайдан дөнья күрәсебез, инглиз телен дә өйрәнәсебез килде. Ә бер елдан, кулга диплом алгач, мин туры булачак ирем янына очтым. Без өйләнештек. Бүгенге көндә өч балабыз бар, улларыбыз – Данни, Джейсон, кызыбыз Джеси­ка Сара. Кайнанам, кайнатам да безнең белән яши. Яшьләре олыгаю сәбәпле, сәламәтлекләре бик әйбәт түгел. Көн саен алар янына барып йөргәнче, дип, үзебезгә алып килүне кулайрак күрдек. Тумышлары белән алар Румыния якларыннан.

Берничә ел элек Лондон читеннән зур йорт сатып алдык. Бу минем күптәнге хыялым иде. Тумышым белән мин Лениногорск шәһәреннән. Җирдә казынып, үз йортыбызда үскән бала. Шуңа күрә җиргә тартылуым табигыйдер. Йорт­ны үзем сайладым. Ирем өчен бу әллә ни мөһим түгел, дөресрәге, ул аның тәмен аңлап бетерми. Йортка күченгәч тә, иң беренче эш итеп, мунча салдык. Шуны әйтим – Англиядә бездәге кебек мунчалар юк. Алар өчен юыну урыны – душ, ванна. Ирем берничә тапкыр Татарстанга, минем туган ягыма кайтты. Мунча эшләүнең нечкәлекләрен өйрәнде. Хәзер ел саен ирем белән бергәләп төрле үләннәрдән себерке җыябыз. Күршеләр килеп‑килеп карый, бу хәлгә шаккаталар.

Бакчага кыяр, помидор, җиләк‑җимеш утырт­тым. Хәтта бәрәңге дә үстерәм. Шулай ук алма, груша, чия кебек агач—куаклар да бар. Шуңа күрә үземне Англиядә түгел, ә гади бер бистәдә яшәгән кебек сизәм. Дөрес, күршедә, татарлар, руслар да юк. Ана телемдә интернет аша бары дәү әнием, әнием белән генә аралашам. Ә балалар татарча аерым сүзләрне генә белә. Өйдә гел инглизчә аралашкач, аларны татарчага өйрәтү шактый авыр.

Ул—кызлар турында сүз чыккач, Россия белән чагыштырганда, биредә балаларны яклауга ка­гылышлы кануннарның төгәл эшләвен дә әй­тим. Тагын мәктәп укучыларына чит илгә бару мөмкинлеге бар. Мисал өчен, улыбыз Данни узган ел Кытайда һәм Ирландиядә булып кайтты. Әлбәттә, бу түләүле. Ләкин әллә ни зур сумма түгел, биредә яшәүче гаиләләрнең күбесе моны күтәрә ала. Мон­дый тәҗрибә нәрсәгә кирәкме? Беренчедән, бала чит телләр өйрәнә, икенчедән, мөстәкыйльлеге арта.

Уку системасы Россиядән бик нык аерыла. Анг­лиядә җәйге каникуллар алты атна гына. Биредә алты ел укыганнан соң, балалар бүтән мәктәпкә күчә – профиль буенча бүленәләр. Монда соңгы кыңгырау бәйрәме юк. Шулай да хушлашу көне бар. Алты ел бергә укыган сыйныфташлар, бер-берсенең киемнәренә телефон номерларын, теләкләр язалар. Елап аерылышучы дуслар да бар. Англиядә югары уку йортлары түләүле. Һәм ул өч ел гына. Дәүләт булачак студентка кредит бирә һәм, эшкә урнашкач, яшь белгеч дәүләткә әҗәтен аз‑азлап кайтара.

Олы улыбыз Данни алтынчы сыйныфны тәмамла­гач, төгәл фәннәр буенча китте. Математика һәм ин­форматиканы тирәнтен өйрәнә. Бездә дә быелгы уку елы онлайн рәвештә төгәлләнде. Минемчә, мондый уку мәктәпкә барып белем алудан күпкә калыша. Яңа уку елы да онлайн башланыр дип уй­лыйбыз. Үзизоляция яңа елга кадәр барачак, дип тә әйтәләр. Тик бу рәсми мәгълүмат түгел. Авыруларга килгәндә, хәл хәзер тотрыклы, әмма чир әлеге чигенмәде. Үлүчеләр бик күп.

Пандемия шартларында Англиядә дә җиңел түгел. Күп оешмаларның эшчеләре инде дүрт айга якын өйдә утыра. Аларга хезмәт хакының 80 про­центын түлиләр. Бездә пенсионерлар җәмәгать транспортында бушка йөри. Пандемия чорында, өлкәннәрне өйдә утырту максатыннан, җәмәгать транспортын алар өчен түләүле ясадылар. Ә менә балалы гаиләләргә, пандемия чорында дәүләт өстәмә акча түли башлады: беренче балага – 21 фунт, калган­нарына – 14 фунт. Бу – атна саен.

Бездә дә шул ук хәл: битлек, перчаткалар урамга чыкканда мәҗбүри санала. Кешеләр бер—берсенә бер метрдан якынрак килергә тиеш түгел. Сыр­хауханәләргә эләгеп булмый, пандемия аркасында алар ябык. Түләүле клиникаларга да эләгү авыр, чират зур. Бәяләре дә артты.

Яхшы хәбәрләргә килгәндә, июнь аенда кайбер сәүдә үзәкләрен ачтылар. Тик безнең әле анда бар­ганыбыз юк, чир ияртүдән куркабыз. Кибетләрдә чиратлар зур диләр. Спортзаллар, башка күңел ачу үзәкләре дә эшләми. Спортзалга абонемент алган кешеләрнең карталары бүтән айларга чиге­релде. Банклар кредит түләүне дә «катырды», тик бу вакытлыча гына.

Миннән еш кына: «Туган ягыңны сагынасың­мы?» – дип сорыйлар. Бик сагынам. Шуңа да өйдә гел милли ризыклар – өчпочмак, гөбәдия, токмачлы аш пешерәм. (Ирем, кайнанам белән кайнатам да бу ризыкларны бик ярата). Түгәрәк өстәл артына җые­лышып ашыйбыз. Өйгә кайткандай булам… Быел гаиләм белән Татарстанга җыенган идек, тик панде­мия аркасында булмый. Әни дә килә алмый, сораш­кан идем, билетлар ике тапкырга арткан. Әле ярый интернет эшли, якыннарымның йөзен күреп сөйләшү мөмкинлеге бар. Англиянең табигате матур, һавасы чиста. Мин әлегә эшләмим. Ирем тәэмин итә һәм бу безгә җитә. Менә шулай яшәп ятыш. «Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир», диләр бит. Мин дә туган ягымны, якыннарымны бик сагынам. Англиядә яшәүнең иң зур минусы – сагыну әчеседер. Калганы рәхәт.

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*