tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе игълан ителә
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе игълан ителә

“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе игълан ителә

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.

Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтә. 1-нче этап – әсәрләрне кабул итү – 2022 елның 1нче февраленнән 30нчы апреленә кадәр башкарылачак. 2-нче этапта – жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1нче май – 30нчы июнь), 3-нче этапта – җиңүчеләрне билгеләү (2022 елның сентябре) булачак.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт – иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурсның быелгы өстенлекле темасы – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта кабул ителә: [email protected]. Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә алалар, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Исегезгә төшерәбез: 2010 елдан үткәрелә торган “Таян Аллаһка” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде. Бәйгегә йомгакны «XI Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе кысаларында ясау ниятләнә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*