tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театр әдипләрне яңа яктан ача
Театр әдипләрне яңа яктан ача

Театр әдипләрне яңа яктан ача

Әдипләр иҗаты, тормыш юлы белән мәктәп программасында ук танышсак та, алар турында күп нәрсәне өйрәнергә өлгерми калабыз. Ә бит иҗатчы тормышында барган вакыйгаларны белү дә мөһим. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры нәкъ менә шушы юнәлештә театраль дәресләр проектын башлап җибәргән иде.

Кемнәр өчен?

Театраль дәресләр турыдан-туры мәктәпләр һәм класслар белән карар өчен әзерләнгән. Ягъни театр мәктәпләргә үзе бара. Кариев театрының директоры Луиза Шарова бу дәресләрне «театраль факультатив» дип атый. Алар аны махсус билгеле шәхесләр турында җиңелчә һәм шул ук вакытта балалар, яшүсмерләр өчен кызыклы фактлар, истәлекләр, детальләр белән баетып эшләгәннәр:

«Әлеге шәхесләрнең «катып калган» һәйкәлләр яки дәреслектәге портретлар гына түгел, ә тере кешеләр икәнлеген дә күрсәтәсебез һәм, билгеле инде, аларны бүгенге көн яшьләренә якынайтасыбыз да килде», – диде ул безгә.

Әлеге куелышлардан соң педагог катнашында фикер алышу, сөйләшү дә каралган. Спектакльләр әдәбият дәресен өйрәнгәндә патриотик рух тәрбияләр дип ышаналар.

Безгә таныш булмаган Муса Җәлил

Театраль дәрес форматында куелган чараларның берсенә тукталыйк – «Муса.Моабит». Әлеге шигъри-музыкаль спектакльне артист һәм режиссер Булат Гатауллин куйды. Тамашачы Муса Җәлилне башка яктан ача, истәлек-хатларда сакланып калган язучы белән таныша дияр идем. Аның яраткан кызы Чулпанга багышлап язылган шигырьләре дә сәхнәдә җанланган кебек. Тамаша барышында тамашачы үзен Муса белән күзгә-күз сөйләшеп утыргандай хис итә: әнә язучы камерада кыштыр-кыштыр шигырь яза, ул арада кызы белән бергә уздырган вакытлары күз алдына килеп җанын телә; күп тә үтми Әминәсен күреп сагышлана. Таш диварларга төшкән ут кына Мусаның иреген богаулый…

Спектакльнең башыннан ахырына кадәр тамашачы шагыйрьнең каһарманлыгына, ә иң мөһиме – шундый авыр чакта да Кеше булып калуына инана.

Булат Гатауллин, режиссер:

– Бу юнәлештә театрның мөмкинлеге бик зур. Нәкъ менә сәнгать аша, спектакльләр аша яшь тамашачыларда әдәбиятка кызыксыну уятырга була. Укыганыңны сәхнәдә күрә аласың дигән сүз бит. Шул күргәнең синең күзаллаган образлар белән тәңгәл килергә мөмкин, ә кайчагында – киресенчә. Бу – бик кызыклы тәҗрибә. Әле бит аның нинди кеше булуы да кызыклы. Спектакль истәлекләрдән тора. Алар Муса – әти, ул, ир, дус, шагыйрь һәм безнең кебек үк гап-гади кеше булуы турында. Ул истәлекләрне укыгач, Муса Җәлил миңа тагын да якынрак булды кебек. Укучыларга бу формат кызыклы булыр, шул рәвешле Муса Җәлилнең шәхесенә , иҗатына кызыксыну уята алырбыз дип өметләнәм.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*