tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар театрлары – Сембер сәхнәсендә
Татар театрлары – Сембер сәхнәсендә

Татар театрлары – Сембер сәхнәсендә

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә татар театрларының танылган драматург Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале башланды. Үзешчән артистлар ике ай эчендә барлыгы унбер спектакль тәкъдим итәчәк.

Мәдәният үзәге сәхнәсендә өлкәбездә эшләп килүче дүрт сәнгать коллективы белән беррәттән ут күршебез Татарстанның Буа, Апас, Менделеевск һәм Яшел Үзән районнары театр артистлары да чыгыш ясаячак. Сәхнә осталары репертуарны күптөрле итеп сайлаганнар. Спектакльләр арасында драма да, комедия дә, музыкаль, җыр-биюле тамаша да, хәтта заманча мюзикл да бар.

Традицион фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту һәм үстерү үзәге җитәкчесе Светлана Ковшенина сәламләде.

“Татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән оештырылган театрлар фестивале башка автономияләр, мәдәни үзәкләр өчен үрнәк булып тора. Бу – бик тә уңышлы, төрле буын тамашачыны үзенә җәлеп итүче уникаль проект”,- диде ул һәм әлеге проектны гамәлгә куеп, уңышлы гына әйдәп баручы иҗади гаиләне – Рамис һәм Рамилә Сафиннарны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Ә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин ел саен мәркәзебез Казанда үткәрелгән “Идел-йорт” төбәкара татар театрлары бәйгесеннән дәрәҗәле урын алып кайтучы “Нур” татар халык театры артистларына соклануын белдерде. Ул әлеге иҗат коллективына һәрчак ярдәм итеп, канатландырып торуы өчен шәһәребезнең үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Людмила Хохловага Россия татарлары федераль милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Быел төбәкара фестиваль Татар мәдәният үзәгенең ТАССРның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге үзешчән театр коллективы (режиссеры – Венера Хусаинова) чыгышы белән башланып китте. Алар татар сәхнәсенә яңалык алып килделәр – Сембер тамашачысына тәүге тапкыр “Аҗдаһаның өйләнүе” дип исемләнгән мюзикл тәкъдим ителде. Шунысы сөендерә – яшь артистлар сәхнәдә бик тә оста уйнадылар. Аларга, афәрин, дип әйтәсе генә килә. Өлкәнең татар яшьләре оешмасы активистларының тырышлыгына, милләт җанлы булуларына янә бер тапкыр сокландык. Назлыгөл һәм Ләлә Мистяковалар, Алсу Салахутдинова, Фаил Мударисов – милләтебезнең, татар сәхнәсенең киләчәге. Венера ханымның җиң сызганып эшкә керешүе күренә. Киләчәктә яшьләребез милли рух белән сугарылган, тәрбияви, мәгънәле әсәрләрне күбрәк сәхнәләштерерләр дип өметләнәбез.

Ә “Киндяковка” мәдәният йортының “Нур” татар халык театры (режиссеры – Җәмилә Мифтахова) Сембер тамашачысына драматург Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” дип аталган комедиясен күрсәтте. Әлеге коллективның чыгышы профессионаллардан бер дә ким түгел. Халык “Нур”лыларны һәрвакыт яратып карый, үз итә, көчле алкышларга күмә.

Фестиваль кысаларында мәдәният үзәге сәхнәсендә Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылының “Мирас” театр коллективы чыгыш ясарга өлгерде инде. Алар мәшһүр драматург Туфан Миңнуллинның “Алты кызга – бер кияү” спектаклен күрсәттеләр. Ә Апас район мәдәният йорты карамагында эшләп килүче халык театры драматург Әмир Камалиевның “Борын-борын заманда” музыкаль комедиясен тамашачыга тәкъдим итте.

Театр сөючеләрне алда тагын җиде тамаша көтә. Хәзер инде барыбыз да яратып өлгергән елның иң зур, мөһим мәдәни вакыйгасы – татар театрлары фестивале 27 мартка кадәр дәвам итә.

Рузия ХӘЛИМОВА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*