tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Театраль Сабан туе быел Буада була
Театраль Сабан туе быел Буада була

Театраль Сабан туе быел Буада була

Театраль Сабан туе быел 11 июнь көнне Буа шәһәрендә уздырылачак. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Буа Дәүләт драма театры һәм Буа хакимияте тарафыннан, ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Искәртеп үтәбез: театраль Сабан туе беренче тапкыр 2005 елда уздырылды һәм анда Татарстанның барлык театр коллективлары да катнашты. Быел ул 9 нчы тапкыр үткәрелә. Быелгы Сабан туе Бөек Җиңүнең 70нче җәен каршылаганда уздырылуы үтә дә җаваплы һәм күркәм, дип искәртә милли бәйрәмне оештыручылар.

Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге

Рәсемдә: Буа театры җитәкчесе Раил Садриев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*