Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин узган елгы “Татарча диктант”ны авыр язуын әйтте
Тәбрис Яруллин узган елгы “Татарча диктант”ны авыр язуын әйтте

Тәбрис Яруллин узган елгы “Татарча диктант”ны авыр язуын әйтте

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин узган ел “Татарча диктант” акциясендә катнашып, диктантны кыен язуын әйтте. Бу хакта ул журналистларга әлеге чарага багышланганматбугат конференциясендәсөйләде.

“Беренче елны оештыру эшләре белән мәшгуль булгач, утырып язарга вакытым булмады. Узган ел диктант язуда катнаштым. Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” белән әсәреннән өзек сайланган иде. Авыр язылды. Дөресен генә әйткәндә, комфорт зонасыннан чыгарга туры килде. Тик миңа бишле куйдылар. Дөрес, минем берничә хатам табылган. Әмма билгене дәрәҗәгә карап куймыйлар. “Татарча диктант”та өч-дүрт хата китсә дә, әгәр бик зур хата саналмый икән, бишле билгесе куела. Яки шундый очраклар да була: автор үз әсәрендә өтер куя, ә кагыйдә буенча ул куелырга тиеш түгел. Бу очраклар, әлбәттә, исәпкә алына һәм билге дәрәҗәсендә дә роль уйный”, – диде Тәбрис Яруллин.

  •  Дөньякүләм “Татарча диктант” чарасы 27 октябрь көнне була. Башлана 13.00 сәгатьтә.

Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/20/173684/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*