tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел – Аллаһы Тәгаләнең әманәте
Тел – Аллаһы Тәгаләнең әманәте

Тел – Аллаһы Тәгаләнең әманәте

— Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кимеп барганда, мәчетләр тел сагына бастылар. Татарстанда Аллаһы Тәгалә йортларында вәгазьләрне гел татар телендә генә сөйләргә тырышалар. Удмуртиядә ничек?

— Ижау мәчетләренә татарлар гына түгел, ә башка милләт кешеләре дә күпләп йөри. Рес­публикалардагы башка мәхәлләләргә татарлар күбрәк килә. Авылларда вәгазьләр татар телендә укылса, шәһәрләрдә ике телдә укырга тырышабыз. Мәсәлән, Воткинск шәһәрендә, Сарапулның “Элеконд” районында урнашкан мәчеттә татар телендә вәгазь сөйләүнең мәгънәсе юк диярлек. Чөнки анда я татарлар юк диярлек (Воткинск), я анда телне онытып бетергән яшьләр йөри (Элеконд). Кызганыч, җөмһүриятебездәге халкыбызның күпчелеге татар телен камил белми. Шулай да Ижауның Җәмигъ мәчете белән «Иман нурында» татар теле вәгазьләрнең яртысыннан да ким булмый. Үзәк мәчеттә татар теле күбрәк кереш сүздә һәм догалы өлешендә була.

— Вәгазь сөйләр өчен имамнар үзләре дә татар телен яхшы белергә тиеш. Бездә хәзрәтләр татар телен беләме?

— Кызганычка каршы, бүгенге көндә, гомумән, имамнарга кытлык бар. Аеруча, ераграк районнарда, авылларда бу хәл күзәтелә. Әгәр дә регионга эшләргә килергә теләгән яшь имамнарга татар телен дә белергә кирәк дигән шарт куйсак, алар бирегә килмәскә дә мөмкиннәр. Шунысы сөендерә: яшь хәзрәтләр туган телләрен кечкенәдән өйрәнеп үсмәгән булсалар, алар аны хәзер өйрәнергә тырышалар. Кемдер татар телен бераз белсә дә, вәгазь сөйләргә тел байлыгы җитми. Алар үз өсләрендә эшлиләр, бу мактауга лаек.

— Бүгенге көндә татар теле курслары кайсы мәчетләрдә оештырылды?

— Укулар Ижауның Җәмигъ һәм Үзәк мәчетләрендә, Глазов, Сарапул, Можга, Воткинск шәһәрләрендәге иман йортларында алып барыла. Барлыгы 300гә якын кеше белем ала.

— Әлеге курсларга тарту өчен ниләр эшләнелә?

— Вәгазьләрдә бу турыда сөйлибез, чакырабыз. Дин нигезләрен өйрәнгәч, ел ахырында Коръән уку конкурсы, викториналар уздырабыз. Тик татар телен өйрәнүчеләр өчен мондый конкурслар, бәйрәмнәр уздыру өчен матди мөмкинлекләр юк. Әгәр дә милли эшмәкәрләр ярдәм итәргә алынса, без рәхәтләнеп ниндидер чара уздырыр идек.

— Татар телен укыту буенча остазлар җитәрлекме?

— Укытырлык кешеләр бар, табарга була. Безнең өчен иң сөенечле хәбәр – ул Удмуртия Милли сәясәт министрлыгының татар телен укытучыларга түләү мөмкинлеген булдыруы. Мондый матди яктан ярдәм дә булгач, белем бирергә теләүчеләр бар.

— 97нче мәктәп канаты астындагы Хөсәен Фәезханов исемендәге лицейда татар теле укытыла. Балаларны укырга алганда, аларның телне никадәрле камил белүләренә игътибар итәсезме?

— Саф татарча сөйләшә торган балалар аз. Шуңа күрә дәреслекләрне дә, укыту программасын да чит телдә сөйләшә торган балаларга татар телен өйрәтү өчен кулланыла торганнарын сайларга тырышабыз. Мондый укуларны дистанцион рәвештә дә алып барырга мөмкин. Аллаһка шөкер, дәресләр саны саклана. Мин үзем туган телне өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк дип саныйм. Һәр укытучының үз программасы бар. Укучыларның яшьләренә, телне никадәрле белүенә игътибар итәбез. Мәсәлән, мин укыткан төркемдә сөйләшә беләләр, ә менә сүзне татар телендә яза белмәүчеләр бар. Кайсыдыр төркемнәрдә яза да, сөйләшә дә белмиләр. Киләчәктә татар телен өйрәнүчеләр саны артыр, төркемнәр ишәеп китәр дип ышанабыз.

— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!

Эльвира Хуҗина

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*