tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрында премьера: Таңбатыр югалган байлыкны эзли
Камал театрында премьера: Таңбатыр югалган байлыкны эзли

Камал театрында премьера: Таңбатыр югалган байлыкны эзли

Академия театры балалар өчен спектакль куярга алынган икән, димәк, җитди сәбәп бар. Балаларны фойедан ук әкият каһарманнары каршы ала һәм сәфәргә чакыра. Патша кызын эзләп, алар нәрсәгә юлыга?

“Таңбатыр” әкияте Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча куелган. Ул халык авыз иҗатына, әйтешләргә бай. Үзеннән-үзе истә кала, димәк, балаларның сөйләме байый. Пьесага әзерлек турында автор менә ниләр сөйләде:

–  Бер дистәгә якын әкият файдаланылды. Нигезендә “Таңбатыр” әкияте ята. Ә бит әкиятләр – шулкадәр зур хәзинә, без аларны хаксызга читкә этәрәбез. Анда – иманның нигезе, тәрбия энҗеләре. Вакыт бара, ләкин дөньяда бернәрсә дә үзгәрми бит. Яхшылык белән начарлык бәрелешә. Хыянәт тә бар, җиңү, җиңелүләр дә. Пьесаның тагын бер максаты бар: телдән төшеп барган халык авыз иҗатын үсеп килүче буынга сеңдерү. Шуңа күрә фольклор үрнәкләре күп кулланылды.

Чыннан да, балалар залга кергәнче үк, тизәйткечләр өйрәнә, аларны билгеле бер хәрәкәтләргә кушып кабатлый, залда исә динамик музыка, балавыз сыннар каршы ала. Бер караганда, татарга ят нәрсәләр. Ләкин аларның да хикмәте бар. Нәкъ менә шушы күренешләр яшь тамашачының игътибарын биләп алды һәм татар халык әкиятен тыңларга әзерләде. Яшерен-батырын түгел, бүген әкиятне генә түгел, туган телен оныта башлаган буын белән эш итәргә туры килә. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әнә шул фикердә:

– Кызганыч, балаларыбыз борынгы көйләрне, аутентик музыканы кабул итмәс иде. Шуңа күрә режиссер башта чит ил музыкасы белән баланың дикъкатен яулап ала. Акрын гына халык көйләренә ияләштерә. Монда бик күп нәрсә шулай. Беренче күренешләрдә балалар таныган элементлар, балавыз сыннар чыгып баса. Акрынлап алар терелә һәм татар халык әкиятләре каһарманнарына әверелә. Болар барысы да махсус эшләнгән. Чөнки Олег Кинҗәголов замана баласының күңеленә ничек ачкыч яратырга икәнен белә. Ә бит безнең балалар өчен ике театр бар. Әгәр алар репертуарыннан тыш, академия театры да әкияткә алына икән, димәк, җитди сәбәпләр бар. Монда сүз акча эшләү турында түгел, ә глобаль мәсьәләләрне хәл итүгә үзеңнән өлеш кертү турында бара. Балаларга әкият сөйләү бетте. Без үскәндә үк, бу гадәт бетеп килә иде. Әбиләр дә эштә, әниләрнең дә вакыты юк. Әкият белән аңга милли код салына юкса… Шуңа күрә “Таңбатыр”га махсус әкиятче образы (Раил Шәмсуаров – ред.) кертелде. Бу – үзенә күрә әниләр өчен дәреслек тә. Актер атмосфераны оста тудыра. Алай гына да түгел, вакыты-вакыты белән тычканнар патшасына әвереп ала. Бусы да юкка түгел, Тычкан елы килә һәм без аның мәрхәмәтле ел булуын телибез. Бәлкем, елны хайваннар исеме белән атау – безгә ят күренештер. Ләкин бу хакта бала ишетә, белә һәм без аны инкяр итә алмыйбыз.

“Таңбатыр” нәрсә турындамы? Таңбатыр белән Кичбатырның Дию пәрие урлаган патша кызын эзләп юлга чыгулары турында. Башта юлдашлар күп була, ахыр чиктә Дию патшалыгына төшкәндә, Таңбатыр ялгыз кала һәм туганы Кичбатырның хыянәтен дә үз башыннан үткәрә. Таңбатырга ияреп, Патша кызын эзләгәндә, балалар нәрсәләр тапты соң? Барыннан да бигрәк матди байлыктан да зуррак кыйммәтләр барлыгына төшенделәр. Туган хакын хакларга өйрәнделәр. Дуслыкның Убырлы карчык тылсымыннан да көчлерәк булуын күрделәр.

Билгеле, спектакль төерсез булмый. Безнең анда батыр алып гәүдәле булып күзаллана. Әмма хәзерге заман баласына батыр булу өчен гәүдә әһәмиятле түгел. Үрмәкүч-кешене (“Человек-паук”) искә төшерик. Кызганыч, Кичбатыр образы бик ышандырмады. Хәер, тора-бара ул да шомармый калмас. Ничек кенә булса да, сагындырган икән халык әкияте, җор теллелек, сүз байлыгы. Ә шул ук вакытта район театрларында әкиятләр урыс телендә бара…

Гөлинә Гыймадова

КИРӘКЛЕ МӘГЪЛҮМАТ:

Гыйнварда балалар өчен спектакльләр

Камал театры

5, 6 гыйнварда “Таңбатыр” (М.Гыйләҗев) спектакле (6+)

Тинчурин театры

3 гыйнварда “Али баба һәм өч карак” (Ш.Фәрхетдинов) (6+), 6 гыйнварда  (6+) “Әкият китабы” (Ш.Фәрхетдинов), 7 гыйнварда “Шүрәле-ONLINE” (Ш.Фәрхетдинов) (6+) спектакльләре

Кариев театры

2–4 гыйнварда “Питер Пэн” (Дж. Барри) спектакле (6+)

“Әкият” курчак театры

2, 3, 4, 5, 7, 8 гыйнварда “Диснейның тылсымлы төшләре” (И.Зәйни) спектакле (0+)

6 гыйнварда “Өрә белмәгән көчек” (Рүзәл Мөхәммәтшин) спектакле 4 сеанс уйнала (0+)

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*