tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Фәһимә апа Хисамова туганнарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Фәһимә апа Хисамова туганнарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Фәһимә апа Хисамова туганнарының кайгысын уртаклаша

Кичә күренекле татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Миргали кызы Хисамова вафат булды. 1 декабрьдә аңа 82 яшь тулырга тиеш иде.

  • Фәһимә Хисамова – филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. зур хезмәтләре белән танылган галим.
Фәһимә апа 1936 елның 1 декабрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә. 1955-1960 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1967-1970 елларда — Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укый (җитәкчесе проф. Д.Г. Тумашева). 1971 елда филология фәннәре кандидаты исеменә лаек була. 1995 елда «Иске татар рәсми язуының гамәлдә булуы һәм үсүе (XVI – XIX гг.башы») темасына филология фәннәре докторлыгына диссертация яклый. 1998 елдан — профессор. 1999-2007 елларда КДУның татар филологиясе һәм тарих факультетының татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.
Фәһимә апа Хисамова туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*