Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Җәлил укулары”на Германия һәм Чехия галимнәре килә
“Җәлил укулары”на Германия һәм Чехия галимнәре килә

“Җәлил укулары”на Германия һәм Чехия галимнәре килә

Ике көн дәвамында – 18-19 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда “Җәлил укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференциядә Татарстаннан һәм чит илләрдән тикшеренүчеләр һәм музей хезмәткәрләре катнаша. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Җәлил укулары” Муса Җәлил музей-фатирының 35 еллыгына һәм Муса Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышлана.

Конференциядә шагыйрь белән язучының әдәби мирасы, музей экспозицияләрендә геройлар язмышы белән бәйле проблемалар каралачак.

Конференция 18 сентябрьдә – Татарстан Милли музее филиалы Муса Җәлилнең музей-фатирында, 19 сентябрьдә Чаллы дәүләт педагогика университетында узачак.

“Татар-информ” “Җәлил укулары” 2018 елдан Россия күләмендә узарга мөмкин, дип хәбәр иткән иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*