tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе
«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе

«Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе

Хөрмәтле тел белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, IT-белгечләр, фәнни-педагогик хезмәткәрләр: укытучылар, аспирантлар, студентлар!

Сезне Россия Федерациясендә Гаилә елы, Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планын гамәлгә ашыру максатыннан һәм Халыкара туган телләр көне уңаеннан оештырыла торган «Тел, җәмгыять һәм мәгълүмати технологияләр» III Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакырабыз.

Конференция мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында шәхес, җәмгыять, мәдәният, тел һәм коммуникация үзенчәлекләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган. Конференциянең максаты – мәгълүмати һәм цифрлы технологияләр үсеше шартларында заманча җәмгыять, мәдәният һәм телләрнең яшәеше өлкәсендәге проблемаларны ачыклау, тикшерү һәм хәл итү.

Конференция Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Белем Академиясе, «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, Казан шәһәренең 16 нчы татар-инглиз гимназиясе тарафыннан үткәрелә.

Конференциягә тел белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, фәнни-педагогик хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар, студентлар, муниципаль һәм иҗтимагый оешма вәкилләре чакырыла. Конференциянең эш телләре – рус һәм татар телләре.

Конференция программасы түбәндәге фәнни юнәлешләрне үз эченә ала:

  1. Заманча мәгълүмати дөньяда телләрнең үзара тәэсир итешүе;
  2. Хәзерге җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләр диалогы;
  3. Интернет челтәрендә тел һәм сөйләм;
  4. Мәгълүмати медиакиңлектә массакүләм аралашу;
  5. Тел һәм әдәбиятны өйрәнүдә һәм укытуда инновацион технологияләр;
  6. Мәгълүмати һәм лингвистик иминлек проблемалары;
  7. Мәгълүмати җәмгыятьтә медиакультура һәм әдәбият;
  8. Шәхес һәм җәмгыятьнең виртуаль үзара хезмәттәшлегенең психологик аспектлары;
  9. Заманча тәрҗемә итү проблемасы.
  10. Хәзерге җәмгыятьтә гаилә институты (Россия Федерациясендә Гаилә елы уңаеннан).

Конференция ике этапта уздырыла:

I этап: 2024 елның 15 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр – заявкалар һәм тезислар кабул итү.
II этап: 16-17 февраль 2024 ел – конференция.
Конференциягә материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла.

Конференциядә катнашу өчен 2024 елның 5 февраленә 9:00 сәгатькә кадәр, https://forms.yandex.ru/cloud/659e82742530c2591def5685/ сылтамасы буенча анкетаны тутырырга, тезисны беркетергә һәм түләү квитанциясен беркетергә  кирәк. Конференциядә онлайн катнашу мөмкинлеге дә бар.

Чыганак: belem.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*