tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче районында «Халкыбыз йолалары – илебез җәүһәрләре» районара фестивале узды
Теләче районында «Халкыбыз йолалары – илебез җәүһәрләре» районара фестивале узды

Теләче районында «Халкыбыз йолалары – илебез җәүһәрләре» районара фестивале узды

30 март көнне Теләче районы Алан авылы мәдәният йортында, Алан авылы балалар бакчасы, районның мәгариф бүлеге, Татар конгрессының Теләче бүлекчәсе һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмалары тарафыннан «Халкыбыз йолалары – илебез җәүһәрләре» дип исемләнгән районара фестиваль уздырды.

Чарада моңлы җырлар ишеттек, фольклор әсәрләре, халык иҗаты аша әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне хәтеребездә яңарттык. Фестиваль милли җәүһәрләребез булган халык җырларының матурлыгын, фольклор әсәрләренең аһәңлеген ассызыклап, җырлы-биюле халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү өчен балалар бакчалары арасында уздырылды. Ерак араларны якын итеп килгән иҗади коллективларга (Саба, Балтач, Биектау, Арча, Теләче районнары катнашты) сәнгать осталарына бик зур рәхмәт. Бәйрәмнән күтәренке кәеф белән, оештыру эшләренә сокланып таралыштык. Башланган эш дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*