tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Хәния Фәрхи музеенда булды
Васил Шәйхразыев Хәния Фәрхи музеенда булды

Васил Шәйхразыев Хәния Фәрхи музеенда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Башкортстан Республикасына эш сәфәре дәвам итә.

Бүген Милли Шура рәисе Башкортстанның Тәтешле районында Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхигә багышланган музей эшчәнлеге белән танышты. Ул анда җырчының аудио-видео кассеталары, күп еллар иҗат юлында куйган хезмәте өчен дипломнары, мактау һәм рәхмәт хатлары, зәвыклы киемнәре, аның белән бәйле булган һәртөрле истәлекләре белән танышты.

Татарстанның Халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә аның туган авылы Югары Тәтешле авылында музей 2021 нче елда ачылды. Ул балалар иҗаты үзәге бинасында урнашкан.

Анда җырчының иҗади юлын чагылдырган бай һәм уникаль иҗади мирас тупланган. Аерым бүлмә концерт костюмнары коллекциясенә бирелә.

Кунаклар өчен музейда уңайлы шартлар тудырылган, аның башкаруында татар һәм башкорт телләрендә җырлар яңгырый. Тугры тыңлаучылар әле дә яраткан башкаручысын сагынып искә алалар.

Исегезгә төшерәбез, җырчы 57 яшендә 2017 елның 27 июлендә кинәт вафат булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*