tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә «Моңнар агыла туган җирдә» халык иҗаты фестивале башланды
Теләчедә «Моңнар агыла туган җирдә» халык иҗаты фестивале башланды

Теләчедә «Моңнар агыла туган җирдә» халык иҗаты фестивале башланды

Фестиваль муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тулуга һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә.

Бүген исә эстафетаны Олы Мәтәскә авыл җирлеге үзешчәннәре кабул итеп алды. Монда да фестиваль концерты авыл мәдәният йорты каршында оештырылган көзге ярминкә һәм кул эшләре күргәзмәсе белән башланып китте. Биредә укучылар алып килгән көзге нигъмәтләрдән – тозлык һәм кайнатмалардан тыш, сөт ризыклары да сатып алырга була иде.Төрледән-төрле тозланган һәм маринадланган гөмбә консервлары, умарта балы әлеге төбәкнең бренды буларак кабул ителде.

Сәгать ярымга сузылган җырлы-моңлы тамашаны авыл халкы белән бергә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та кызыксынып карады һәм азактан сәхнәгә күтәрелеп, мәтәскәлеләрнең чыгышына уңай бәя биреп, уй-теләкләрен дә җиткерде. Төбәкнең актив сәнгатькәрләре аның кулыннан җирлек башлыгының Рәхмәт хатларын кабул итеп алырга да өлгерде.

tulachi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*