tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылды
Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылды

Удмуртиядә татар мәдәнияте турында күргәзмә ачылды

Сарапул музей-тыюлыгының туган якны өйрәнү музеенда татар халкы тарихына һәм мәдәниятенә багышланган «Татарларда кунакта» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Татар-информ»га Сарапул музее директоры Сабина Креклина хәбәр итте.

«Экспозиция өлкән һәм яшь буын игътибарын җәлеп итә. Тарихи белем бирү кысаларында әлеге күргәзмәне бик күп кеше карар дип өметләнәбез», — дип сөйләде Креклина.

Татарлар саны буенча Удмуртиядә яшәүче этнослар саны буенча өченче урында тора. Экспонатлар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.

«Татарларда кунакта» күргәзмәсе 200 әйбердән тора. Аңа XIX гасыр ахыры — XX гасыр башындагы бай этнографик материал керә. Биредә көнкүреш әйберләре, милли кием-салым, савыт-саба, бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре тәкъдим ителгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*