tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Сембердә “Сөмбел” бәйрәме

ВИДЕО: Сембердә “Сөмбел” бәйрәме

Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә бик борынгы төрки халыклардан сакланып калган Сөмбелә бәйрәме узды. Татар мифологиясенә һәм йола иҗатына күз салсак, әлеге бәйрәм гадәттә, басу-кырларда уңыш җыеп алынып, көзге эшләр тәмамлангач үтә торган була. Шуңа күрә дә халыкта “Сөмбелә туса – су суыныр”, “Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал” кебек әйтемнәр барлыкка килгән. Кыскасы, Сембердәге “Сөмбелә” бәйрәменең матур мизгелләре безнең бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин репортажында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*