tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә “Нәни энҗеләр” бәйгесе узды
Теләчедә “Нәни энҗеләр” бәйгесе узды

Теләчедә “Нәни энҗеләр” бәйгесе узды

22 нче март көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы «Теләче муниципаль районы татар конгрессы» район иҗтимагый оешмасы һәм мәгариф бүлеге белән берлектә “Нәни энҗеләр” бәйгесен уздырды.

Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру,  гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру,  балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.

Бәйге тәлапләре буенча, балалар  үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләре белән уртаклаштылар. Ә икенче өлештә гаилә гореф- гадәтләре, нәсел җепләре турында горурланып сөйләделәр. Соңыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы педагоглары белән бергә мастер-классларда катнаштылар.  Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.

tulachi.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*