tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районының яшь каләм осталары “Илһам“ бәйгесендә катнаша
Әгерҗе районының яшь каләм осталары “Илһам“ бәйгесендә катнаша

Әгерҗе районының яшь каләм осталары “Илһам“ бәйгесендә катнаша

Республикада яшь шагыйрь һәм язучыларның “Илһам“ Бөтенроссия конкурсының зона этаплары башланды. Быел әлеге бәйгегә шигърият, проза, драматургия, журналистика жанрлары буенча 750гә якын эш кабул ителгән.

Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбеннән Азалия Кәримова, Камилә Шакирҗанова, Динара Латыйпова, Эвелина Хисмәтова (җитәкчеләре – Әлфия Заһретдинова, Фәридә Хафизова), Девятернядан Илүзә Галимова, Эвелина Ибәтуллина (Гүзәлия Габбасова), Кадыбаштан Азалия Салихова, Лиана Габбасова Эльмира Рәсүлева), Исәнбайдан Ралинә Хәбирова (Гөлназ Хуҗина) Чаллыда узган зона этабында үзләренең иҗат җимешләрен укыганнар.

Яшь каләмчеләр иҗатына бәяне Факил Сафин, Ләбиб Лерон кебек остаз язучылар биргән. Катнашучыларга сертификатлар тапшырылган.

Җиңүчеләр соңрак билгеле булачак.

agryz.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*