tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә «Туган як турында – мәхәббәт илә!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәннәр
Теләчедә «Туган як турында – мәхәббәт илә!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Теләчедә «Туган як турында – мәхәббәт илә!» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләгәннәр

Быел «Теләче информ» мәгълүмат үзәге Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан, «Туган як турында – мәхәббәт илә!» (»О Родине – с любовью!») район бәйгесенә йомгак ясаган.

«Бәйгегә февральдә старт бирелгән иде. Барлыгы 40тан артык иҗади эш килде. Туган як, туган ил темасына багышланган шигырьләрне укып, видеога яздырып җибәрделәр. Шулай ук, әлеге темага багышланган җырларга биючеләр дә булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «Теләче информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин, районның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов катнашты», – диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Зөлфия Ибраһимова.

Ленар Хуҗин катнашучыларга рәхмәт әйткән. «Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан уздырылган әлеге бәйге аша без әби-бабаларыбызның батырлыгы, аларның тормыш юлын яктыртырга тырыштык. Боларның барысы да безнең үсеп килүче буынга барып җитсә иде. Алга таба да сезне шундый бәйгеләрдә актив катнашырга чакырып калабыз», – дип сөйләгән ул.

5-9 яшьләр арасында җиңүчеләр:

  • 1 урын – Теләчедән Данил- Дамир Сәйфетдиновлар,
  • 2 урын – Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы балалары (Гөлшат Авзалова җитәкчелегендә),
  • 3 урын – Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы балалары (Галия Минһаҗева җитәкчелегендә),

10-17 яшьләр арасында җиңүчеләр:

  • 1 урын – Алан мәдәният йортында эшләп килүче «Яшьлек» бию төркеме (Гүзәлия Җамалиева җитәкчелегендә)
  • 2 урын – Аланнан Фәридә Гайфуллина,
  • 3 урын – Урта Мишәдән Ралинә Заһидуллина,

18-29 яшьләр арасында җиңүчеләр:

  • 1 урын – Шәткедән Динә Ибраева,
  • 2 урын – Айдардан Фәнзия Фәләхова,
  • 3 урын – Теләчедән Диләфрүз Имамиева,

30 яшьтән югарылар арасында җиңүчеләр:

  • 1 урын – Баландыштан «Ядкәр» фольклор төркеме (Миләүшә Нәҗипова җитәкчелегендә)
  • 2 урын – Шәткедән Ландыш Димиева,
  • 3 урын – Олы Мишәдән Рузалия Газизова лаек дип табылган.

Зөлфия Ибраһимова әлеге бәйгенең иганәчесе Рәис Нуртдиновка һәм барлык катнашучыларга рәхмәт әйтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*