tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Теләкләр чыршысы» хыялларны чынга ашыра
«Теләкләр чыршысы» хыялларны чынга ашыра

«Теләкләр чыршысы» хыялларны чынга ашыра

«Теләкләр чыршысы» Удмуртиянең Дәүләт Советы бинасында урнашкан. Ул авыр тормыш хәлендә булган 3-17 яшьлек балалар, ятим балалар, инвалид балалар, шулай ук укуда, спортта, мәдәнияттә, сәнгатьтә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән балаларның теләкләре язылган 60 шар белән бизәлгән. Моннан тыш, быел бүләкләрне әтиләре илебезне якларга киткән балалар һәм ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләр дә алачак.

20 декабрьдә – Дәүләт Советы сессиясе узган көнне – Александр Бречалов «Те­ләк­ләр чыршысы»ннан беренче шар­ларны алды. Республика Башлыгы быел 6 баланың хыялын тормышка ашырачак. Җиденче сыйныфта укучы Сергейны әбисе тәрбияли. Ул һөнәри йөзү белән шөгыльләнә, аның 2 нче зурлар разряды бар, Европа һәм ил чемпионатлары призеры, Ижау егете Сергей Большаков белән очрашырга тели. Захар – «Уд­муртия гаиләсе – Россия горурлыгы» конкурсында җиңгән күпбалалы гаи­ләдә яши. Ул гитара турында хыяллана. Полина сәнгать мәктәбендә укый һәм Санкт-Петербургта булырга тели. Финскихлар гаиләсендә 11 бала үсә. Аларның теләге – Кремль чыршысында булу. Ә Ильяс балалар йортында тәрбияләнә, ул – шахмат буенча бөтенроссия ярышлары призеры. Әмма Ильяс футболда капкачы булырга тели. Аның хыялы «Зенит» футбол командасы белән очрашу һәм бүләккә капкачы формасы алу.
Александр Бречалов шарларны алганда: «Илебез Президенты Вла­димир Путин инициативасы белән оештырылган әлеге акция бөтен илне колачлады. Аны балалар гына түгел, без дә – чын күңелдән кемнеңдер теләген тормышка ашырырга әзер булучылар да көтәбез. Юрий Никулинның: «Җирдәге бер генә кешене булса да бәхетле итә алсак, бар кеше дә бәхетле булыр иде», – дигән сүзләре бар. Бу принципны истә тотып яшәргә кирәк», – диде.

​Хәйрия акциясендә гадәттәгечә Удмуртия депутатлары һәм Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ве­домстволар җитәкчеләре катнаша.​Шу­лай ук «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән ел саен республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә «Теләкләр чыршысы» хәйрия ак­циясе уза.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*