Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тәрәзәләр язга елмая. Әхмәт Рәшитнең юбилей кичәсе
Тәрәзәләр язга елмая. Әхмәт Рәшитнең юбилей кичәсе

Тәрәзәләр язга елмая. Әхмәт Рәшитнең юбилей кичәсе

1 апрельдә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия иясе Әхмәт Рәшиткә 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

Халкыбыз һәм җыр сөючеләр аның шигырьләренә язылган “Беренче мәхәббәт”, “Зәңгәр күлмәк”, “Тәрәзәләр язга елмая” кебек һәр заманда да популяр булып кала килгән җырларны яратып тыңлый һәм җырлый да.

Кичәдә Республикабызның һәм Буа муниципаль районы җитәкчеләре, шагыйрьнең төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, каләмдәшләре, якташлары катнашачак.

Җырчылар Клара Хәйретдинова, Айдар Габдинов, Азат Тимершәех, шулай ук театр училищесы студентлары чыгышлары кичәнең онытылмас бер мизгеле булыр.

Кичә 17 сәгатьтә башлана.

Белешмә

Әхмәт Әхәт улы Рәшитов — татар шагыйре, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ССРБ Язучылар берлеге әгзәсе (1979 елдан), Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.

1936 елның 25 мартында Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, туган авылында җидееллык, күрше Олы Тархан авылында һәм Буада урта белем алгач, ул1954 елда Казан дәүләт университетына укырга керә.

1960 елдан Татарстанның Апас район газетасында, 1961 елдан Казан һәм Лениногорск телевидение студияләрендә, 1968 елдан Казан шәһәрендәге төрле матбугат органнарында эшли. 1976 елдан ул Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры, 1988 елдан Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли.

Әхмәт Рәшитовның «Ясалма кеше» исемле беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басыла. Нигездә публицистик поэзия өлкәсендә эшләүче шагыйрь берничә күләмле поэма, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк» кебек популяр җырлар иҗат итә, күп кенә шигъри җыентыклар бастырып чыгарды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*