tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип» радиосы үткәргән «Әниләр марафоны»нда җиңүчеләр билгеле
«Тәртип» радиосы үткәргән «Әниләр марафоны»нда җиңүчеләр билгеле

«Тәртип» радиосы үткәргән «Әниләр марафоны»нда җиңүчеләр билгеле

Кичә Г.Тукай исемендәге Дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосы «Әниләр марафоны»на нәтиҗә ясады.

Жюри әгъзалары – Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, танылган аш-су остасы Резидә Хөсәенова һәм журналист Илнур Фәйзрахманов.

Бәйге Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.

Марафонның гран-при иясе Казаннан Алинә Бикмуллина булды.

Шулай ук, сәхнәдә тагын 8 җиңүчене бүләкләделәр. Алар арасында – Миңнетәкыя Хисамова, Гүзәл Хәбибуллина, Алсу Шәйдуллина, Илвира Каюмова, Алия Сәлахова, Нурия Гатауллина, Гөлзаринә Габрахманова һәм Гөлназ Закирова.

Алып баручылар сүзләренчә, марафонда 400дән артык әни һәм әби катнашкан. Бәйгедә Мәскәү, Башкортстан, Чувашия, Марий-Эл, Төмән һәм башка бик күп төбәкләрдән дә катнашучылар бар. 

«Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева сүзләренчә, җиңүчеләрне акчалата бүләк бирелде. «Чәчәк тә, кәгазь өләшәләр димәгез. Гран-прига лаек булучыга – 20 мең, ә җиңүчеләргә 10 мең акчалата бүләк булды», – диде.

Катнашучыларга 21 тема тәкъдим ителгән. Алар арасында –  «Милли тәрбия», «Әти тәрбиясе», «Киләчәк буынга хат», «Әнием – күз нурым», «Һөнәрле үлмәс», «Тәмле булсын». Шуларның һәркайсына туры китереп, катнашучылар үз сәхифәләрендә постлар урнаштырган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*