tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти “Мөхәммәдия”дә укучы егетләр өчен Лекторий үткәрде
Мөфти “Мөхәммәдия”дә укучы егетләр өчен Лекторий үткәрде

Мөфти “Мөхәммәдия”дә укучы егетләр өчен Лекторий үткәрде

29нчы ноябрьдә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә чираттагы Лекторий үтте. Уку йортының яңа конференц-залына көндезге бүлектә белем алучы 100гә якын егет җыелды. Алар өчен махсус очрашуны мәдрәсәнең директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе үткәрде. Очрашуда сүз бүгенге заманның иң актуаль мәсьәләләренә – нәфесне кулда тоту хакында әңгәмә корудан башланды. Камил хәзрәт шәкертләрне Әхмәд әл-Фаруки Сирхиндиның “Мактубат” хезмәте белән таныштырды, әлеге китапны гарәп теленнән фарсы теленә татар дин эшлеклесе Морад Рәмзи тәрҗемә итүен билгеләп үтте. Мөфти әлеге хезмәтнең мөселман дөньясында зур урын тотуын һәм аның нәкъ менә татар галиме тарафыннан камил тәрҗемә ителүен әйтеп узып, китаптан нәфесне кулда тоту, изгелек кылу, рия кылмау хакында бер хатны укыды. Шәкертләр дәрес барышында фарыз гамәлләрне кешегә күрсәтеп кылырга мөмкин, ә нәфел гамәлләр яшерен башкарылырга тиешлекне, кардәшләр арасында һәм җәмгыятьтә уңай мөгамәлә кору юллары, яхшылык эшләү үрнәкләре һ.б. турында белде.

Мөфти белән очрашу сорау-җавап форматында узды. Егетләр Камил хәзрәттән мәдрәсәдә белем алганнан соң укуны дәвам итү мәсьәләләре, төрле иҗади бәйгеләрдә, спорт чараларында катнашу тәртипләре, буш вакытны файдалы үткәрү, җәмгыятьтә үз-үзеңне табу буенча киңәшләр, нәсыйхәтләр алды. Лекторийны киләсе атналарда да дәвам итү ниятләнә. Очрашуларда намаз, ата-ана хакы, гаилә мәсьәләләре, гыйлем алу, ислам динендә дәгъват кылу, яшьләр өчен нәсыйхәтләр, якыннар һәм күршеләр белән уңай мөнәсәбәтләр кору һ.б. темалар күтәреләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*